Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ир-ат тугызынчы каттан егылып, исән калган

Танышлары социаль челтәрләрдә язганча, егетне әлеге адымга катлаулы авыруы булу этәргән.

(Чаллы, 11 март, “Татар-информ”, Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллыда ир-ат тугызынчы каттан егылып төшкән һәм исән калган. Бу хакта социаль челтәрләрдән файдаланучылар хәбәр итә.

Гадәттән тыш хәл Яңа шәһәрнең 56нчы комплексында 10 гыйнвар кичендә булган. Яшь ир-ат, фаразлар буенча, торак йортның тугызынчы катыннан сикергән. Йорт янында үскән зур ябалдашлы агач ярдәмендә, ир-ат исән калган.

Зыян күрүчене “Ашыгыч ярдәм” машнасында хастаханәгә алып киткәннәр.

Танышлары социаль челтәрләрдә язуынча, егетне әлеге адымга катлаулы авыруы булу, үзенең дә, якыннарының да җәфалануы этәргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе