Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җир — безнең йортыбыз дигән девиз Балтач балаларын берләштерде (фото)

Һәрберебез быел экология елы булуын һәм табигатебезнең чисталыгы белән хәлләрнең кискен торуын яхшы аңлый. Районыбыз күләмендә чисталыкка карата кешеләрдә никадәр генә уңай тәэсир булдырып, тирә-юнебезне хөрмәт итәргә өйрәтсәк тә, әлегә кадәр үз туган җирләренә салкын карашлы булган кешеләр дә бар.

Әлеге теманы балалар арасында күтәреп, аларның да карашларын, фикерләрен белер өчен «Хыял» үзәге хезмәткәрләре «Җир - безнең йортыбыз» дигән рәсемнәр конкурсы игълан итеп, шушы көннәрдә аның җиңүчеләрен билгеләде.
Конкурска килгән 59 рәсем арасыннан җиңүче булып Шамил Габдуллин танылды. Икенче урында Рамил Заһидуллин, ә өчтә - Марат Весленев. Җиңүчеләр бүләкләр һәм дипломнар белән бүләкләнеп, әлеге чарадан сөенеп һәм киләчәктә табигатькә карата тагын да игътибарлы булырбыз, дигән уйлар белән кайтып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250