Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ир-егетләребез өчен 8 март нинди бәйрәм? (+сораштыру)

8 март – 19нчы гасыр урталарында ук билгеләп үтелә башлаган, иң өлкән, шул ук вакытта, гасырлар кичеп тә, үзенең кыйммәтен югалтмаган сирәк бәйрәмнәребезнең берсе. 1914 елдан даими үткәрелсә дә, аннан соң бик күп бәйрәмнәр барлыкка килсә дә, килешәсездер, бу бәйрәм әле дә иң көтеп алынганы, иң матуры. Язның тәүге, чәчәкле бәйрәме якынлашкан көннәрдә без ир-егетләргә бер сорау белән мөрәҗәгать иттек: “Сезнең өчен 8 март нинди бәйрәм?”

Булат Сәйфетдинов, Сосна авылы:  – Яңа елдан кала икенче зур бәйрәм бу. Ел да аны зурлап үткәрәбез, шашлык кыздырабыз, табын корабыз. Хатын-кыз безне дөньяга тудырган зат бит ул, оҗмах әниләрнең аяк астында. Шуңа күрә бу бәйрәмгә бик тә хөрмәт белән карыйм, бүгенге көндә аягым имгәнеп, җитезрәк хәрәкәтләнә алмасам да, якыннарымны куандыра алырмын дип уйлыйм.

Икрам Вахитов, Куныр авылы: – 8 март язның беренче бәйрәме һәм гүзәл затларыбыз бәйрәме булуы белән  күңелгә аеруча якын. Әнием, апаларым һәм сеңелкәшләремне бәйрәм белән котлап, изге теләкләремне ирештерә алуымны зур бәхеткә саныйм. Форсаттан файдаланып, яраткан “Хезмәт” газетасы аша барлык гүзәл затларны бәйрәм белән котлыйм, исәнлек-саулык, ак бәхет һәм уңышлар телим.

Айрат Сөләйманов, Сәрдек авылы: – 8 март бәйрәме матурлык, ана назы, ягымлылык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, сабырлык, хатын-кызга ихтирам кебек мәңгелек сыйфатлар чагылыш тапкан бәйрәм. Районыбыз хатын-кызларына сәламәтлек, гүзәллек, күңел тынычлыгы, бәхет, мәңгегә шулай ир-егетләр таянычы булып калуларын телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев