Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җир участогының кадастр бәяләрен ничек белеп була

Яңа ел үзгәрешләр, яңа бәяләр алып килде. Агымдагы елның беренче гыйнварыннан җир өчен салым - җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә.

Әлеге бәяләр хакында ничек белеп була? Россельхознадзорның Татарстан буенча идарәсе белгече Рафис Низамиев белән шул хакта сөйләштек.

- Авыл хуҗалыгы оешмалары, җир участоклары хуҗалары үз җирләренең кадастр бәясен ничек белә алалар?
- Бу бик гади һәм матди чыгымнар сорамый торган эш. Моның өчен интернет һәм дә кызыксындырган җир участогының кадастр номеры гына кирәк. Ә номерны җир участогының кадастр паспортыннан яки җиргә хуҗа булу таныклыгыннан табып була. Беренче эш итеп, интернетта Росреестрның кадастр картасы битенә керергә кирәк (Публичная кадастровая карта). Икенчедән кадастр номеры, адрес, координаталар битенә җир участогының кадастр номерын кертергә һәм эзләргә кирәк. Килеп чыккан биттә әлеге җир участогы турында күп кенә мәгълүмат, шул исәптән кадастр бәясен дә күрергә мөмкин.

- Җирнең кадастр бәясе нәрсәгә карап үзгәрә?
- Җиргә нинди кулланылышта файдалану өчен рөхсәт бирелүенә һәм кайда урнашуына карап. Шәһәр яны җирләре, төрле оешмалар, офислар астындагы җирләр, файдалы казылмалар чыгаручы җирләр авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләрдән күпкә кыйммәттрәк йөри.

- Әгәр дә бәясе белән килешмәгән очракта нишләргә?
- Бүгенге көндә кулланылыштагы закон нигезендә җир участоклары хуҗалары кадастр бәясе белән килешмәсә алты ай эчендә дәгъва белдерә алалар. Ләкин күп очракта җир хуҗалары участокның яңа бәясен салым оешмаларыннан түләү кагәзе килгәч кенә беләләр һәм шуның белән законда каралган дәгъва срогын югалталар.Җирнең кадастр бәясеннән чыгып җир салымының, аренда бәяләренең суммалары исәпләнә. Җир өчен яңа бәя кую закон нигезендә өч елдан да иртә, биш елдан да соңга калынмыйчы башкарылырга тиеш. Шуңа күрә алдан ук үз җир участогыңның кадастр бәясен белеп тору файдага гына булыр дип уйлыйм.

- Җавапларыгыз өчен рәхмәт.
Фото: http://www.kakprosto.ru/kak-28445-kak-rasschitat-kadastrovuyu-stoimost

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250