Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җирдән белеп файдалан!

Бирелгән җирдән файдалану максаты (разрешенное использование) җирдән куллану һәм төрле төзелеш эшләрен алып бару мөмкинлекләрен раслый. Файдалану максатыннан җир участогының бәясе һәм салым күләме дә билгеләнә. Ләкин һәрбер җир хуҗасы хокукны билгеләүче документта күрсәтелгән файдалану максаты буенча гына җирдән кулланырга яраганлыгын белеп бетерми. Җирне максатчан кулланмаганда хуҗаны административ җаваплылык, штраф...


Мисал өчен берәр җир хуҗасын карап узыйк. Аның җир участогы торак төзелеше өчен бирелгән, ә хуҗа кеше анда, гаилә бизнесы алып бару өчен, кибет төзергә тели. Бу мөмкин эшме? Әлеге сорау мине Татарстан Республикасы буенча «Кадастр палатасы» директоры урынбасары Ләйсән Гатауллина янына алып килде һәм менә аның аңлатмасы:
- Җир участогы билгеләнгән куллану максаты өчен генә файдаланырга тиеш. Шуңа күрә торак төзелешенә дип бирелгән җирдә кибет салырга теләсәгез, аның куллану максатын үзгәртергә кирәк.
- Моның өчен эшне нәрсәдән башларга кирәк?
- Иң беренче чиратта архитектура бүлегендә (андый орган булмаган очракта, Башкарма комитетта яки Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасында) җир участогы урнашкан торак пунктта Җирдән куллану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре расланганын белү зарур. Әлеге документ торак пунктны территориаль зоналарга бүлә һәм төзелеш тәртибен, җир участогы, биналарның формалашуын, кулланышын билгели. Әгәр андый кагыйдә расланган икән, шуннан ук белешмә (справка) дә алырга кирәк, анда җирнең кайсы зонада урнашуы һәм әлеге урында нинди төзелеш алып барырга яраганлыгы күрсәтелергә тиеш. Әгәр «кибет» (алда китергән мисалда - З.Х.) төп яки ярдәмчел составка кертелгән икән, бу белешмә белән Кадастр палатасында файдалану максатын үзгәртү өчен гариза бирергә кирәк. Мондый гариза белән җир хуҗасы яки аның ышанычлы вәкиле мөрәҗәгать итә ала.
- Әгәр дә күрсәтелгән исемлеккә «кибет» кермәгән булса?
- Бу очракта да, Җирдән куллану һәм төзелеш алып бару кагыйдәләре расламаган вакытта кебек үк файдалану максатын үзгәртү халык тыңлаулары (публичные слушания) вакытында хәл ителә. Аны үткәрү өчен җирле администрациягә гариза бирергә кирәк. Тыңлаулар комиссия тарафыннан әлеге торак пунктта яшәүче гражданнар катнашында үткәрелә, файдалану максатын үзгәртүнең «уңай һәм тискәре» яклары карала. Тыңлаулар нәтиҗәсе буенча җирле администрация башлыгы карар чыгара. Уңай карар булса, ул Кадастр палатасына җибәрелә һәм 30 көн эчендә Дәүләт Күчемсез Милек кадастрына үзгәрешләр кертелә. Җир хуҗасы әлеге карар белән Кадастр палатасына үзе дә мөрәж,әгать итәргә хокуклы.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.
Әңгәмәдәш - Зәлия ХӘСӘНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X