Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

"Ирем бик нык игезәкләр теләде..."

Җеназа вакытында сабыйлар урынына табутта курчаклар табылуы турында язган идек инде. Шуның шаккаткыч нечкәлекләре билгеле булды.

Бу көннәрдә бөтен илне Дагстандагы бер гаиләдә булган вакыйга шаулатты. Элегрәк хәбәр итүебезчә, Дауд Даудов исемле ир зиратта җеназа вакытында игезәк балаларының гәүдәсе урынында курчаклар булуын ачыклый.

Ирнең сүзләренә караганда, 2 февральдән 3 февральгә каршы төндә аның хатыны Ставрополь перинаталь үзәгендә игезәк малайлар таба. Тик 8 февральдән 9 февральгә каршы төндә балалар аневризма фонында кан савудан үлә. Даудов фаразлавынча, табиблар аның балаларын кәфенгә төрелгән курчакларга алыштырган...

Бу хәл төбәктә зур шау-шу тудырды. Әмма тикшерә башлагач, бу вакыйганың артында чеп-чи ялган ятуы – хатынның беркайчан да авырга узмавы, балалар тудырмавы ачыклана. Дагстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итүенчә, ирнең хатыны тугыз ай дәвамында аны һәм барлык туганнарын йөклемен дип алдаган. Бала табу вакыты җиткәч, Ставропольдә арендага фатир алып, бу ялганның коточкыч дәвамын уйлап таба...

Җеназа вакытында хатын үз туганнарына сабыйларның гәүдәләрен ачмауларын үтенә. Әмма зиратка киткән ир-егетләр кәфенлекләрне ачып җибәргәч, шаккаткыч хәлгә тап була.

"Ирем бик нык бала теләде. Игезәкләр турында хыялланды. Аның кәефен төшермәс өчен ялганладым... Мин үзем дә йөкле булуыма ышандым, корсагым үсте, йөрәк астында балаларымның тибүен тойдым...", - дип аңлаткан үз гамәлен бичара хатын.

Хәзерге вакытта Дагстанның һәм Ставрополь краеның хокук саклау органнары бу вакыйганың нечкәлекләрен ачыклый, тикшерү бара, дип яза Кызыл таң.

 

Фото:vesti.ru

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ялган хәбәр Бала гомере