Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Ирем мине дә, кызымны да бәхетле итте” (+фото)

- Былтыр мартта “Татарстан-Яңа гасыр” каналындагы “Адәм белән Һава” тапшыруында кызым белән минем хакта күрсәттеләр, — дип сөйли Миләүшә Сафина.

 — Тормышым турында сөйләгәндә күз яшьләрен тыя алмадым. Булачак ирем Фагил моны караган. 19 июльдә “Сезнең белән танышырга мөмкинме?” — дип, “Инстаграм”га хат язды. Икенче көнне очрашуга чакырды. Озак та үтмәде, Балтачка кызым белән танышырга кайтты. Икесенең дә үз-үзен тотышына игътибар иттем. Фагилнең кызыма карата мөнәсәбәте беренче көннән үк яхшы булды. Мәрьям дә аны җылы кабул итте. Хәзер үзара мөнәсәбәтләренә сокланып туймаслык. 
Фагилнең тормыш итәрлек кеше икәненә бик тиз инандым. Ул зур ихтыяр көченә ия, бала җанлы, җитез, кайгыртучан, җаваплы, әйткән сүзен үти. Килеп чыккан проблеманы шундук чишәргә алына. 
— Бер тапкыр да өйләнмәгән улларының сезнең белән кавышырга теләвен Фагилнең әти-әнисе ничек кабул итте икән? 
— Танышып ике атна узуга, Фагил мине әти-әнисе янына алып кайтты. Бик җылы каршы алдылар. Улларына да, булдыра аласың икән, без каршы түгел, дигәннәр. Мәрьямне якын итәләр, мине дә яраталар. Олы йөрәкле кешеләр. Фагилгә яхшы тәрбия биргәннәр. Шундый гаиләгә килен булып төшүемә чиксез шатмын. 
Ышанычны һичкайчан югалтырга ярамый. Авыр вакытлар үтә ул, яралар да бер төзәлә. Зарланырга, елап ятарга кирәкми. Үзеңне кулга алып, сабыр итү мөһим. Аллаһы Тәгаләгә чын күңелдән ышансаң, куркулар юкка чыга, яшәргә дә җиңелрәк. Бу тормышта бернәрсә дә болай гына бирелми, сынаулар, ялгышулар сабак алыр өчен җибәрелә. Ә тормыш бер көн эчендә уңай якка үзгәреп куярга мөмкин! 
Эльмира СӘЛАХОВА

"ИРЕК МӘЙДАНЫ" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев