Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Иремне соңгы юлга озаттык, урамда калдык”

Арча районының Сарай-Чокырча авылында янгын чыгып, Вәлиевлар гаиләсен зур хәсрәткә сала. Янгын гаилә башлыгы Рәшит абыйны да алып китә.

– Көтмәгәндә нинди авыр кайгы килде. Бернәрсәсез калдык. Без олы малаем, ирем бергә яши идек. Кичә мин эшкә киткәч, ут чыга. Иртәнге уннар тирәсе була ул. Ирем башта өйдән чыга, аннары кире керә. Документларны алып чыкмакчы була, – дип сөйли Венера апа. – Тик Рәшитем кире чыга алмый. Ирем булса, йорт-җир өчен дә борчылмас идем. Йөрәкләрем өзелә инде. Бик үкенечле булды бу хәлләр.

Венера апа эштән өенә кайтканда йортлары дөрләп яна. Мунча да, сарайлары да көлгә әйләнә.

– Ничекләр яшәрмен. Бүген иремне җирләдек. Кичә күршеләрдә кундык. Бүген дә алар да әле. Барыр җирем юк. Нишләргә дә белмим. Бик авыр вакытларым, – ди ул.

Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: янгын