Иркәбезне “Факел”да полимер балчыктан брошь ясарга өйрәткәннәр (фото)
Әдилә Гарипова "Факел"да полимер балчыктан төрле әйберләр ясау буенча мастер-класслар үткәрә.
Кариле авылында яшәүче Иркә Шакирова да биредә булып полимер балчык белән эшләү серләренә төшенгән.
- Мастер-класс безгә бик ошады. Күпме эмоция, күпме яңалык белеп кайттык. Бик яратты Иркә Әдилә апасын, 2 сәгать вакытның узганы сизелмәде дә. Бала белән индивидуаль дәрес алып баруы да бик отышлы. Әдилә бик ягымлы,үз эшенең чын остасы. Кыз кешегә өстәмә шөгыль белү беркайчан да комачауламый, - ди Иркәнең әнисе Роза.
Иркә Балтач гимназиясенең икенче сыйныфын тәмамлады. Сайтыбызның даими укучысы, без үткәргән бәйгеләрдә дә актив катнаша, шашка-шахматны яратып уйный. Хәзер тагын бер һөнәре артты - Иркә полимер балчыктан матур кул эшләре ясый башлады. Беренче эше, әлбәттә, әнисенә бүләк итеп ясалган брошь булды. Якын кешеңә үз кулларың белән ясаган бүләктән дә кадерлесе юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев