Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иркәнең гаиләсенә авыр кайгы килгән

Кыш көне ул интервью вакытында әтисенең хәле яхшы түгел икәнен сөйләгән иде.

(Казан, 10 июль, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Зоя Солошина). Кичә җырчының газизе – әтисе бакый дөньяга күчкән. Кыш көне ул интервью вакытында әтисенең хәле яхшы түгел икәнен сөйләгән иде.

«Әтием авырый. Әнинең берүзенә генә авырга туры килә. Мөмкинлек булган саен кайтырга тырышам», – дигән иде Иркә.

Җырчының гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз. Миндар абыйның урыны оҗмах түрендә булсын.

Кайчандыр Иркә интервьюсында әтисе, гаиләсе турында бик җылы итеп сөйләгән иде. 8 ел элекке интервьюдан өзек:

«Мин – Айгөл Миншакирова. Татарстанның Аксубай районы Яңа Ибрай авылында туып үстем. Әтием – Миндар, колхозда 40 ел тракторчы булып эшләде. Әнием – Миңнебәдәр, 30 елдан артык савымчы эшен оста башкарды. Гаиләдә 4 бала, мин – кечкенәсе. Өч абыем бар. Иң өлкәне – Илдар, бүгенге көндә Казанда яши. Таһир – Тольяттида, ә Айдар – Яр Чаллыда. Кечкенә чагымның күңел түрендә сакланган мизгелләре – әтием гармунда уйный, әнием аңа кушылып җырлый иде. Әниемнең моңлы тавышын ишетеп үстем. Шунсы сәер, абыемның берсе дә җырламый.

Мин гаиләдә озак көтеп алынган кыз бала. Кыз туганын белгәч үк, әтиемнең шулкадәр Иркә исемен кушасы килгән, тик алар әбиемнең васыятен үтәргә булганнар. Әбием үлер алдыннан: «Кызыгыз туса, зинхар, Айгөл кушыгыз», – дип әйтеп калдырган булган. Олы буын кешесенең әйткән сүзе зур ихтирамга лаек булгач, миңа нәкъ әлеге исемне кушканнар. Әтиемнең дә теләге тормышка ашты: берничә ел элек мәчеттә Иркә исемен мулла үзе кушты».

Фото: irke_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Иркә