Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җирлекләрдә кем чишмәсе икәнлеген беләсе килә (фото)

Кариледәге "Гыйльфан" чишмәсенә баргач, бакча яшендәге кызым белән сөйләшәбез: - Әни, кем чишмәсе бу?

- Гыйльфан дигән абыйныкы...
-Үзе ясаганмы?
-Юк.
-Ни өчен.
-Чөнки ул исән түгел.
-Үлгәч ничек аныкы була инде ул?

Кызыма карап куйдым, сорауларны уйлап бирә, ә мин әйдә ярарга гына җавап бирәм түгелме соң? Моның белән халыкка рәхимлелек кылган шәхеснең исемен пычратам түгелме? Гаебемне тизрәк төзәтергә ашыктым.

- Кызым, минәйтәм, менә шушы авылда Гыйльфан исемле бик әйбәт, акыллы, башлы абый булган. Әнә теге авыл башындагы "Теремок" урнашкан өйләрдә эшләгән, шунда эшләүчеләргә бик әйбәт хуҗа булган, акчаны да күп түләгән. Көннәрдән беркөнне үлеп киткән. Аны бик тә сагынучылар исеме мәңге онытылмасын, син Иркә дә, энең Ирек кебекләр дә белеп торсын дип бу чишмәгә Гыйльфан дип исем биргәннәр, шуңа да чишмәне карап, чистартып тоталар.

Әйбәт сорау бирде бит әле кызым. Җирлекләрдәге чишмәләрнең исемнәре белән әйбәтләп кызыксынырга иде, яшь буын да белеп үссен.
Чишмә һәм чишмә исемнәре турында "Хезмәт"кә языгыз, дуслар, төзеге, ташландыгы турында да ярый. Авыл эчендә, авыл читендә, бик еракта, урманда, көтүлектә булганын да калдырмагыз. Әйдәгез, яшәешебезнең чыганагы булган, кеше исемнәрен мәңгеләштергән чишмәләр турында яза башлыйбыз. Кыска һәм оста иттереп тә язсагыз, бик рәхмәтле булыр идек. Фотолары булса тагын да яхшы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250