Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Җирлекнең ягымлы кызлары

Без, журналист халкы авылларга еш барабыз. Һәр баруыбызда да иң беренче тукталыш ул, әлбәттә, инде авыл җирлеге була.

Авыл тормышын, аның халкын, булган проблемаларын һәм шатлык-сөенечләрен биредә хезмәт куючылардан да яхшы белүче юк. Авыл җирендәге нинди генә мәсьәләгә килеп терәлсәң дә, алар өчен беренче чиратта җирлек җавап тота. Халыкча әйтсәк: "тавык та чүпләп бетермәслек" эшләр башкара алар. Чыннан да, авыл җирлекләре урындагы мең дә бер мәсьәләгә җавап бирүчеләр алар. Кеше туудан башлап, аны теркәү, язылыштыру, хәрби хезмәткә озату, авылны төзекләндерү, янгын куркынычсызлыгын профилактикалау, социаль тармакларның эшчәнлеген күзәтчелегендә тоту, тагын әллә ни кадәр җаваплылык. Шушы мәсьәләләрне бер генә минутка күз уңыннан ычкындырмаска кирәк.Әмма хезмәтләре генә һәрчак күләгәдә кала килә.
Пыжмара авыл җирлеге белән танышырга баргач, иң беренче эш итеп биредә эшләүче хезмәткәрләр белән якыннан танышасы иттек. Безне берсеннән-берсе яшь, чибәр кызлар каршы алды. Яшь булсалар да, һәрберсе үз эшенең остасы булып чыкты. Җирлек башлыгы урынбасары Инзилә Гайсина әлеге вазыйфада берничә генә ай эшләсә дә, аңарчы шушы ук коллективта баш бухгалтер буларак зур чыныгу алган хезмәткәр. Хәрби исәп буенча җаваплы белгеч Алсу Тәбрисова да төгәллеге, максатчан һәм үз эшенә җаваплы каравы белән коллективта да, авылдашлары арасында да зур хөрмәт казана. Инзилә дә, Алсу да төп йорт киленнәре. Ә монысы инде дәүләт эшеннән дә җаваплы вазыйфа. Икесе дә уңган хуҗабикә, яхшы килен, кадерле тормыш иптәше. Гайсиннарда да, Тәбрисовлар гаиләсендә дә берсеннән-берсе матур малайлар һәм кызлар үсеп килә.
Баш бухгалтер Диния Әхмәтшинаның диплом алып эшли башлаганына әле күп түгел. Шулайда ул үз эшен тел-теш тидермәслек итеп башкара. Ә хисап белән шөгыльләнгән кеше үзе генә белә саннарның ни икәнен?! Хәер, бу нисбәттән кызларның үрнәк алып эшләр остазлары бар. Озак еллар баш бухгалтер булган Зөлфия Сафина, авыл советы секретарьлары булып эшләгән Асия Зәкиева, Гөлсинә Фазыловалар мәктәбен үткән белгечләр начар эшли алмый, минемчә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250