Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ирләр... декретка китәчәк!

Дәүләт думасы депутаты Василий Власов ир-атларга бала туганда 10 көнлек түләүле ял алу мөмкинлеге бирүче закон проектын әзерли, сәясәтче башлангычын хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилинга юллаган.

"Хәзерге вакытта минем тарафтан Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында закон проекты эшләнә, анда, бала туган очракта, хезмәт хакын саклап, ир-атлар өчен 10 көнлек ял бирү мөмкинлеге каралган. Гамәлдәге законнар әти булган ир-атларның хокукларын яклауга аз юнәлтелгән, шуңа күрә бу юнәлештә норматив эшчәнлекне көчәйтергә кирәк дип саныйм", — дип яза Власов.

Депутат аңлатып узганча, хәзерге хезмәт законында гаилә бурычлары булганнар өчен өстәмә өстенлекләр каралган, әмма ир-атлар өчен бала туганда, хезмәт хакын саклап калмыйча, биш көнгә кадәр ял итү генә каралган, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: төрлесе