Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ирләрдә – уңда, хатын-кызларда сулда булсын...

Миңнәр язмышны ничек үзгәртә?

Эзотериклар, миңнәр барлыкка килү - тормыштагы якын үзгәрешләргә, дип ышандыра.

Туганда кешенең миңе булмый. Алар соңрак барлыкка килә башлый. Бу уникаль “штрих-код” искиткеч зур уңышлар яисә күңелсезлекләр, авырулар да алып килергә мөмкин икән. Борынгылар да, миңнәр юкка гына барлыкка килми, дип ышанган.

Барысы да миңнәрнең кайда булуына бәйле. Белгечләр фикеренчә, миң ирләрдә – уң якта, хатын-кызларда сул якта булса яхшы. Киресенчә булса, ирләрдә – хатын-кыз, хатын-кызларда ирләр сыйфатлары арта башлый, имеш.
Кытайда миңнәр буенча кешенең язмышын да укырга мөмкин дип ышаналар.

Аяктагы миңнәр кешенең практик, “җир кешесе” булуы, ә куллардагы миңнәр еш килеп торучы уңышлар хакында сөйли икән, дип яза Кызыл таң. Иң бәхетлеләрнең миңнәре аркасында яисә җилкәсендә була, ди. Миңен күрә алмаган кешенең язмышы бик яхшы була, имеш...

Фото: pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: миңнәр