Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иртә киттең, ятим иттең күңелләрне

Чик-чамам юк хисләремне йөгәнләргә, Ирек биреп, кычкырып-кычкырып елыйм мәллә?

Әткәй, бәгърем, бик юксынам, күңелем әрни,
Битләремнән, күзләремнән яшь тәгәри...
Чик-чамам юк хисләремне йөгәнләргә,
Ирек биреп, кычкырып-кычкырып елыйм мәллә?

Сизмәдем шул, әткәй, җаным, сүнүеңне,
Безне ялгыз итеп китүеңне.
Иртә киттең, ятим иттең күңелләрне.
Ничек итеп тынычлатыйм йөрәкләрне?!

Бераз гына әгәр сизгән булсам,
Китәсеңне, әткәй, белгән булсам,
Күзләреңә тутырып-тутырып карар идем,
Чәчләреңнең һәр бөртеген санар идем.
Исең уелып калсын өчен мәңгелеккә
Муеныңа сарылып-сарылып кочар идем.

Сизгән булсам, сизгән булсам, сизгән булсам...
Яннарыңда мендәр булып ятар идем.
“Кызым!” – диеп назлап дәшкән сүзләреңнән
Җаннарыма мин тынычлык табар идем.

Рәнҗеп китмә, әткәй, җаным, син безләргә,
Уйламадык илтербез дип һич гүрләргә.
Бәхетләрне алып китмә, үпкәләмә,
Яшәтербез сине хәтерләрдә, күңелләрдә.

Бар туганның булган идең таянычы,
Китеп бардың, синсез калу аянычлы...
Тыныч йокла, догалы бул, ял ит инде.
Яратабыз, син мәңгелек фәрештәбез инде.
 

Гөлшат Сәлахова
Балтач бистәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әтиебез