Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иртәгә кытайча Яңа ел килә!

Көнчыгышта Яшел агач Аждаһа елын нәкъ иртәгә каршылыйлар. Аждаһа 2025 елның 28 гыйнварына кадәр «патшалык итәчәк». Бәхет килсен өчен аны ничек каршыларга?

Белгечләр өйне кызыл төсле матур әйберләр белән бизәргә киңәш итә. Киемдә дә кызыл төс хуплана.

Өегезне бик чиста һәм матур итеп җыештырыгыз. Аждаһа өегезгә игътибар итеп, сезгә бәхет җибәрсен!

Барлык гаилә әгъзалары белән өстәл артына җыелыгыз. Ит, балык ризыклары белән сыйланыгыз. Кытайда төрле эчлектән пилмән әзерлиләр, ә бер пилмән эченә тимер акча салалар. Акчалы пилмән эләккән кешегә уңышның иң зурысы килергә тиеш!

Аждаһа елының беренче көнен — 10 февральне күтәренке кәеф, якын кешеләргә җылы мөнәсәбәт белән каршыларга кирәк. Бер-береңә бүләкләр бирү хуплана.

Сөйгәнегез белән мөнәсәбәтегез ныклы булсын өчен аңа парлы әйберләрдән торган бүләк бирегез.

Аждаһа мандариннар ярата! Якыннарыгызга икешәр мандарин таратыгыз, шулай итсәгез, аларны бәхет урап узмаска тиеш!

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел