Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иртәгә һава температурасы 7 градуска кадәр төшә

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, бүген - 3 июльдә, республикада аязучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, бүген көндезге сәгатьләрдә күпчелек районнарда яңгыр көтелә. Урыны белән яшен булу ихтималы да бар. Төньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге кайбер урыннарда секундына 16 метрга, ә яшен вакытында тагын да көчәеп, 17-22 метрга җитәргә мөмкин.

Бүген республикада көндезге һава температурасы 15-20, Казанда 15-18 градус җылы булачак.

4 июльгә каршы төндә Татарстанда кыска вакытлы яңгырлар күзәтелә. Һава температурасы 7 градуска кадәр төшә.
Фото: http://korrespondent.net/ukraine/3523391-zavtra-v-ukrayne-pokholodaet-mestamy-dozhdy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250