Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иртәгә Биктәштә коеп яңгыр яумаса, Питрау бәйрәме була

Иртәгә - 12 июльдә Биктәш авылында Питрау бәйрәме була. Биктәшлеләр ел саен Питрауны зурлап уздыралар. Бу бәйрәм тирә-як авыллар һәм район халкы өчен җәй уртасында матур тамашага әверелде.

Бәйрәм тантанасын ачып җибәрү җаваплылыгы авыл үзешчәннәренә һәм балаларга бирелә. Җигүле атларда керәшен халкының милли киемнәреннән, башларына тәкыя кигән өлкән буын утырса, яшьләр уйнап-көлеп, җырлап мәйдан әйләнә.

Ат чабашы, көрәш, елга суы өстенә каратып куелган авыш баганага менү, капчык сугышы кебек берсеннән-берсе үзенчәлеклерәк уеннар бу бәйрәмне тагын да күңеллерәк итә.

Питрауның концерт программасын алып бару райондашыбыз Биктәш кияве Айдар Галәскаровка йөкләнгән һәм популяр җырчылар ИлГәрәй, белән Венер Сәлимов та ел саен бик теләп катнаша. Быел да аларның кайтуы көтелә.

Питрау 16.00 - 21.00 сәгатьләрдә булачак.

Ат чабышы 17.00 сәгатьтә башланып китә.
Биктәш авылында көтеп калабыз.

Бәйрәмгә килүчеләр өчен машина кую урыннары булдырылды. Юлларда сак һәм игътибарлы булуыгыз сорала!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250