Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иртәгә Мамадышта “Авыл яшьләре” спорт уеннары башлана

Иртәгә, 1 июльдә, биредә "Авыл яшьләре" IX Җәйге спорт уеннары башлана. Бөек Җиңүнең - 70, ТАССРның - 95 һәм ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышланган уеннар берничә мәйданчыкта узачак. "Авыл яшьләре" уеннарының программасы бик бай - биредә механизатор белән савымчылар өчен тракторда йөрү һәм сыер саву аппараты белән эш итү...

Иртәгә, 1 июльдә, биредә "Авыл яшьләре" IX Җәйге спорт уеннары башлана. Бөек Җиңүнең - 70, ТАССРның - 95 һәм ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгына багышланган уеннар берничә мәйданчыкта узачак.
"Авыл яшьләре" уеннарының программасы бик бай - биредә механизатор белән савымчылар өчен тракторда йөрү һәм сыер саву аппараты белән эш итү осталыгыннан тыш, волейбол, мини футбол, кул көрәше, өстәл теннисы, гаиләләр ярышы, туристик күп төр ярыш, шашка, шахмат, бадминтон, аркан тартыш, билбаулы көрәш һәм, әлбәттә, татарча көрәш булачак. Көрәшчеләр 70, 80, 90, 100 килограмм һәм авыр үлчәүдә бил алышачак.
Ярышлар барган көннәрдә авыл яшьләре өчен татар эстрадасы артистлары - Вероника Кузнецова, Илназ Сафиуллин, Фирдүс Тямаев җырлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250