Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иртәгә – Раштуа! Аны кем-ничек уздыра икән?

Яшьләр дә, олылардан күрмәкче, гореф-гадәтләрне үтәргә тырыша

Гөлзада Корнилова, Балтач:

- Раштуаны (безнең әтиебезнең бәйрәме!)  ел саен билгеләп үтәбез. Җырлар җырлыйбыз, мунчага керәбез, парланып чыккач карда йөрибез. Гаиләбездә милләтләр каршылыгы юк, дини бәйрәмнәребез уртак. (Сүз уңаеннан,  озак еллар район хастаханәсендә балалар табибәсе булып эшләп, район халкына игелекле эшләр калдырган Гөлзада ханымның  күптән түгел зарыгып көткән оныгы туды, бәхетле сабый булсын!З.Ш.)

Валерий Михайлов, Биктәш авылы:

-Раштуа ул халкымның олуг бәйрәме. Ул көнне авылыбыздагы чиркәүдә служба була. Авыл халкы Раштуаны зурлап билгеләп үтә. Яшьләр дә, олылардан күрмәкче, гореф-гадәтләрне үтәргә тырыша.

Лилия, Казан, ике егет әнисе:

-Раштуаны ел да өйдә түгәрәк өстәл артында уздырабыз. Барыбыз да әлеге бәйрәмгә бик мөкиббән кешеләр. Еллар имин булсын, улларыбыз сау-сәламәт үссен, тәүфыйклы булсыннар, сугыш афәтләре күрергә язмасын дип телибез.

 

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: раштуа