Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иртәгәдән Татарстанга аномаль җылы киләчәк

Дүшәмбе, 21 октябрьдә һава 13 градуска кадәр җылыначак.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ» ). Киләсе атна башында Татарстанда аномаль җылы булачак. Бу хакта КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев сөйләде. Бу турыда югары уку йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Якшәмбе көнне температура күтәрелә башлаячак. «Көньяк ташкыннар җылы һава алып киләчәк: көндез +9, төнлә +8 градус булачак. Фаразлар буенча, киләсе дүшәмбе тагын да җылырак булачак – +13 һәм +10, бу аномаль», – дип аңлатты КФУ профессоры.

Юрий Переведенцев сүзләренчә, әлегә Казанда тәүлеклек һава температурасы нормадан бераз түбәнрәк – 4,8 градус урынына 3-3,5 градус җылы булачак. Бүген иртән Татарстан башкаласында термометр баганалары +2,8 градуска кадәр төште. Өстәвенә, Казан университеты метеостанциясе мәгълүматлары буенча, октябрь башыннан шәһәрдә айлык явым-төшемнең күпчелек өлеше (48 ммның 40 ммы) яуган.

Фото: Михаил Захаров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: һава торышы