Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иртән уянмаган...

Кечкенә сабый ни рәвешле вафат булган?

27 мартта Хәйбулла районының Бүребай авылы йортларының берсендә яшь сабыйның үле гәүдәсен тапканнар. Бала мәетенә иртән тап булалар. Күптән түгел генә аңа 3 ай тулган булган.

Хокук саклау органнарында хәбәр итүләренчә, балада тән җәрәхәтләре булмаган. Сабый йоклаган вакытында тончыккан, дигән фикер бар. Баланың гәүдәсен суд-медицина тикшеренүенә тапшырганнар, белгечләр үлемнең төгәл сәбәбен әлегә атый алмый.

Табиблар кечкенә сабыйларның кинәт тын алудан туктавы турында еш әйтә. Сәламәт балалар да шул рәвешле вафат булырга мөмкин. Бу җәһәттән яшь әти-әниләргә игътибарлы булырга кирәк. Сабыйның йоклагын урыны әнисенекеннән ерак булмаска тиеш, дип яза Кызыл таң.

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бала үлгән