Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Исең китәр!Табалары чип-чиста...

Татар блогеры, Саба районы Иләбәр авылында яшәүче Исмегөл апа инстаграмда рецептлар куеп бара. Аны күзәтүчеләр табаларының чисталыгына игътибар итеп, һаман саен "табаларны ничек чистартасыз?" дип сорап торалар.

Бүген ул бу сорауга җавап язган.

"Бу табаларыма инде минем 40-45 еллар чамасы, минем әнием, кайнанам табалары алар. Ничек чистартаммы? 
1 чиләк суга:
1 пачка кальцинированная сода
3 флакон кәгазь клее
Ярты кисәк кер сабыны.

Табаларны шушы суга салып, башта бик озаклап кайнатам, аннары пемолюкс ише нәрсәләр белән, тимер щетка белән, шкурка белән кырам.
Бер шулай кайнатканнан соң, гел чистартып торам, гел кайнатып йөрмим.
Хәзер заманча ысуллары бәлки бардыр, мин инде борынгыча эшлим. 
Сезнең дә табаларыгыз һәрвакыт ялтырап торсын", - дип язган Исмегөл апа. 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев