Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Исемдәме хикмәт? Арабызда күпме Илһам Шакировлар, Салаватлар, Раязлар бар икән?

Кеше дигәнең бик кызыклы зат. Үзен һәм тирә-юньдәгеләрне шаккатыру өчен ниләр генә уйлап чыгармый да, бу тормышта нинди генә төс-кыяфәтләргә керми ул.

Кемнәрне генә кабатламый да, кемнәргә генә охшарга яки ярарга теләп маймылланмый. Бу кадәресенең бер өлеше коллык психологиясе, яраклашу сыйфаты белән аңлатылса, шулар янәшәсендә үк “йолдыз чире”нең бер төре буларак, зыянлы-зарарлы булмаган бер юнәлеш тә бар. “Йолдыз чире” сүзтезмәсен, гадәттә, сәнгать-иҗат кешеләренә карата кулланалар. Әмма хәзер без сүз алып барачак «адашлар» чире дә, миңа калса, әлеге чирнең бер төре. Укучылар дөрес аңласын, бу хакта гаепләп язу уемда да юк, чөнки болар һәммәсе изге нияттән, әлеге дә баягы «йолдыз»ларыбызга (чын йолдызларыбызга!) хөрмәт-игътибарның бер юлы буларак эшләнә. Әйе, дөрес аңладыгыз, сүз данлыклы артистлар, җырчылар, сәясәтчеләргә адашлар турында, тагын да төгәлрәге, фамилиясе туры килгән гаиләләрдә сабыйларына шундый исем кушу тенденциясе турында. Һәм бу кадәресе әле генә барлыкка килгән шаукым түгел. Юлбашчыларны идеаллаштыру елларында башланган бу мавыгу шактый озын гомерле булып чыкты (ул чакта исем белән генә мавыксалар, хәзер ул киңрәк вариантта очрый). Бүген исә күбрәк сәхнә йолдызларына «басым» ясала. Арабызда күпме Илһам Шакировлар, Ренат Ибраһимов, Руслан Дәминов, Римма Ибраһимова, Салават, Фирзәр, Зөһрә, Зилә, Раяз...лар бар. Миңа калса, бу начар да түгел. Бигрәк тә әлеге данлыклы исем-фамилияләр ияләренә зуррак җаваплылык йөкләсә.

Дөрес, Илһам Шакиров кушканга карап, әле сәхнәгә тагын бер җырчы, тагын бер шундый ук моң иясе Илһам Шакиров күтәрелгәне юк. Әмма, кем белә бит, бәлки юрый торгач, арада сәләтләре ягыннан да чын адашлар пәйда булыр?

 

Фото: ok.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исем