Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Исемнәре капкаларда, ярасы йөрәкләрдә (+фоторепортаж)

Бүген Карадуган авылында да Җиңү бәйрәменә багышланган тантана булып узды. Биредә иң зур кунаклар, әлбәттә, ветераннарыбыз иде.

Кызганычка каршы, араларында дәһшәтле сугышта катнашканнары булмаса да, Җиңү көнен якынайтырга үзләреннән зур өлеш керткән тыл ветераннары бар иде.
Бәйрәм сугыш чорына багышланган җырлар белән "үлемсез полк"ның авыл әйләнүеннән башланып китте. Әлеге минутларда өлкән буын кешеләренең күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады.
"Үлемсез полк"ка берләшкән укучылар сугыш кырында ятып калган яки туган җиренә кайтып вафат булган ветераннарыбыз хөрмәтенә авылны әйләнгәннән соң, бәйрәм чарасы мәдәният йортында дәвам итте. Биредә күңел түрләренә үтеп, тәннәрне эсселе-суыклы итәрдәй шигырьләр сөйләнеп, җырлар башкарылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакировның, җирле җитәкчеләр Булат Зыятдинов һәм Шамил Низамиевның котлау сүзләре ирештерелде. Себер тракты һәм Муса Җәлил исемендәге музей директоры Фирая Зыятдинова музейда сакланучы, солдаттан килгән ачык хатны укып, алардагы туганчылык җепләренең никадәр көчле булуын күрсәтте. Ә чара ахырында әле кичә генә элмә такталары яңартылып, гранит ташына мәңгелеккә язылган исемнәр алдында баш иеп, һәйкәлгә веноклар салынды. Шулай ук зиратта да ветераннарыбыз каберенә чәчәк-веноклар куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250