Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ишегебезне кара кайгы шакыды ...

Язларны матур гына каршылап, бәрәкәт белән генә яшәп яткан мәлләрдә ишегебезне кара кайгы шакыды – Кили авылында гөрләтеп гомер кичергән сеңлебез кинәт мәрхүм булды.

Көтелмәгән ачы хәсрәттән җаннар өшеде, ямьле язларның җылысын тоймас булдык, көннең яме, ризыкның тәме бетте. Нинди Ләйсирәбез иде бит!.. – янып яши торган, һәрбер эшен наять итеп башкара торган яраткан хатын, инде гаилә корган ике улының, бердәнбер кызының сөекле әниләре иде...Тик, язмышлардан узмыш юк шул, авырудан савыга алмыйча сеңлебез мәңгелеккә күзләрен йомды. Әйтеп, аңлатып бетергесез авыр чакта сеңлебезнең гаиләсе һәм безнең янәшәбездә якыннарыбыз, хезмәттәшләребез, дус-туганнарыбыз булды. Аларның кайгыбызны уртаклашулары, юату сүзләре, югалту ачысын безнең белән бергә кичерүләре, ярдәмнәре күпмедер безне яңадан тормышка кайтарды. Ләкин хәсрәт хәсрәт инде, бик авыр, йөрәктән китми. Кайгылы чагыбызда яныбызда булган якыннарыбызга, туганнарыбызга, күрше-күләнгә, дусларга, хезмәттәшләргә без бик рәхмәтле. Берегезгә дә вакытсыз ачы хәсрәтләр күрергә язмасын, гаилә иминлегенең, сәламәтлекнең кадерен белегез. Авыр вакытларда терәк булганыгыз өчен, район газетасы аша, барыгызга да чиксез рәхмәтләребезне белдереп, исәнлек-саулык, борчу-мәшәкатьләр күрми яшәвегезне теләп калабыз.

Мәрхүмәнең гаиләсе, туганнары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев