Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ишек алдыңа көнбагыш сипсәләр...

Сихернең һәм бозымның чынлап та булуы күптән фәнни нигездә расланган. Галимнәр әйтүенчә, бу нәрсәләрдән миллионлаган халык газап чигә. Димәк, сакланырга кирәк. Ничек?

Шушы сорауга җавап итеп эзотерика белгече Евгений Топольнең берничә фикерен җиткерәбез һәм киңәшен тәкъдим итәбез.

Бозым белән кешене хәерчелеккә чыгарып та, сәламәтлектән яки сөйгән ярыннан аерып та, нәселсез калдырып та була. Хәтта җенси юл белән генә күчә дип саналган сифилисны да еш кына сихер белән җибәрергә мөмкин.

Күршең бозым җибәрмәгәе дип шикләнәсең икән...

Шикләнсәң, бу күршең белән азрак аралашырга, аны өйгә кертмәскә кирәк. Аңа берни дә бирмәгез һәм берни дә алмагыз.

Бозымның билгеләре бармы?

Төп билгеләре - ашамлыкларның вакытсыз бозылуы, балаларның аңлашылмаган сәбәпләр белән авыруы, савыт-сабаның еш ватылуы. Башка сәер күренешләр дә күзәтелергә мөмкин. Андый чакта резин перчатка киеп, өйне әйбәтләп җыештырыгыз, тикшерегез. Эшне диваннан, мендәрләрдән һәм эчке киемнән башларга киңәш ителә. Аннан соң шкаф артларын, тумба һәм өстәл асларын карагыз. Ишек, тәрәзә челтәрләрендә энәләр, кнопка һәм булавкалар юкмы? Аунап яткан скрепка, тәңкә һәм башка металл вак-төякләрне ташлагыз. Себерке белән үрмәкүч пәрәвезләрен алыгыз. Таныш булмаган, шикле әйберләрне пакетка җыеп барырга кирәк. Бөтен әйберләрне юып, чайкагыз. Ишекне дә юарга кирәк. Кайчакта бүләкләрне дә сихерләп бирәләр. Димәк, аларны ташлау да хәерлерәк. Соңыннан табылган шикле әйберләрне өйдән ераккарак алып барып яндырырга кирәк.

Ишек төбендә пәйдә булган чүп-чар беркайчан да юньлегә булмый.  Көнбагышны, мәсәлән, өйгә хәерчелек килсен өчен сибәләр. Төенләнгән җеп һәм баулар - яман шешләргә һәм ирләрнең көчсезлегенә. Боҗраланган кош каурые - ялгызлыкка. Ызгыш-талашлар чыксын өчен ярма сибәргә мөмкиннәр. Әлбәттә, бу сихердә кулланылучы әйберләрнең бик азы гына. Әгәр кеше ишектән чыгышлый әлеге әйберләргә баса яки аларны кулы белән җыя башлый икән, шул ук мизгелдә  бик көчле тискәре энергия ала.

Беркем дә начарлык теләмәсә, кешегә бозым эләгә аламы?

Ала. Мәсәлән, сихерче берәүдән авыр бозымны алырга тели икән, ул шул кешене ияртеп халык күп булган җиргә чыга. Үзе сихерен укый, ә теге бозымлы зат мөмкин кадәр күбрәк кешегә бәрелергә, сугылып үтәргә тиеш була. Аны күпме ачулансалар, шулкадәр яхшы. Чөнки бозымның бер өлеше әнә шул ачуланган кешеләргә күчә, ә калган өлешен сихерче өенә кайткач, үзе дә йомырка тәгәрәтеп җиңеп чыгара ала.

Бозымнан, күз тиюдән ничек сакланырга?

Күз тиюдән саклаучы гадәти әйберләр, мәсәлән, булавка кулланыгыз. Аны киемнең эчке өлешенә сул якка биген аска каратып эләктереп куярга кирәк. Сул як түш кесәсенә арты белән үзеңә каратып көзге салып йөрергә дә мөмкин. Ни өчендер үзегезне мактасалар - җиңелчә генә телегезне тешләгез һәм һәр кулдагы икешәр бармакны “Х” рәвешенә китерегез. Ә инде ачулансалар “үз башыңа ал” дип әйтү әйбәт.

Бозым нәселдән күчәме?

Кайбер сүзләр бомбадан да куркынычрак. Чөнки алар генетик аппаратында “шартлап” бөтен нәселеңнең әкренләп юкка чыгуына китерә. Мондый сихерне махсус рәвештә, берничә буынга ясыйлар. Бер ел бозым белән яшәү ике ел гомерне кыскарта. Тагын генетика галимнәре шуны да раслады: өч буынга сузылган бозым генетик аппаратны бөтенләй җимерә ала.

Шуңа күрә үзегезне бозымнардан һәм сихерләрдән саклагыз, дип яза Өмет.

Чыганак һәм фото: Zen.yandex.com

Автор: Ибрагимова Эльмира

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сихер бозым