Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Ишектән балкып Радик килеп керер шикелле”, ди ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре

Шундый акыллы, миһербанлы, тәвәккәл, кыю йөрәкле шоферыбызны югалту бик авыр булды

Тыгыз эш мизгелләренең берсендә Радикның кинәт кенә хәле авырайган дигән хәбәргә аптырап куйсак, Радик үлде, дигән коточкыч хәбәрдән йөрәкләребез туктап калгандай булды, тын кысылды, җан әрнеде. Ничек инде алай?! Әйе, күпләр безнең шундый халәттә калуыбызга аптырар. Ничек инде ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә шушындый сорау алдында кала ала, алар үзләре үк тә үлем очракларын еш күрүче һөнәр ияләре диярләр. Бербөтен коллективның бер өлеше булган хезмәттәшеңне кинәт югалтсаң, әнә шундый халәттә дә каласың икән шул... Ә нинди кеше иде бит Радик! Ярдәмчел, ни әйтергә теләвеңне бер караштан аңлаучы, кешелекле, пациентның да, ашыгыч ярдәм хезмәткәренең дә теләсә ни вакытта да хәленә керә белүчән иде. Кайда нинди генә чакыру булмасын, тиз арада алып барып җиткерә, кирәк икән булыша, киңәләшмичә берни дә эшләми. Ә гаиләсенә карата мөнәсәбәте нинди ихлас иде! Бергә-бергә йортлар өлгертеп, үз көчләре белән ирешкән куанычлы бәхеткә сөенеп яшисе генә иде бит... Тормыш иптәше, балалары өчен җан атып йөргән хезмәттәшебезне нинди аяныч үлем сагалап торган ләбаса. Күпмн кешенең гомерен саклап калган шоферыбызны югалту ачысы белән һич кенә дә килешеп булмый, тәүлекнең теләсә кйсы вакытында балкып килеп керер кебек тоела, сәламен бирер, хәлләребезне сорашыр шикелле. Шундый акыллы, миһербанлы, тәвәккәл, кыю йөрәкле шоферыбызны югалту бик авыр булды.

Хуш, Радик, тыныч йокла! Караңгы гүрләрең якты, урыннарың оҗмах түрләрендә булса иде. Якты исемең безнең күңелләрдә мәңге сакланыр! Әлеге мәрсиябез изге дога булып ирешеп, рухыңны шат кылсын һәм якыннарыңның, әниеңнең, тормыш иптәшеңнең, балаларыңның күңеленә сабырлыклар өстәсен иде.

Сине юксынып, район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмгыять