Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ишәкнең бер ямьсез итеп кычкыруы булды...

Ачның ачуы яман, ди. Балтачка килеп киткән күчмә зоопарктагы хайваннарның да нәкъ шундый чагына туры килдек, акыралар-бакыралар, дулыйлар...

Бала-чага куркып бетте... читлекләрен бәреп чыксалар, мизгел эчендә өзгәләп ташлыйлар инде болар безне, дим... Бирегез инде ашау, ник шулкадәр җәфалыйсыз дип тә карыйм... Вакыт җиткәнне көтәләр, кичкырын булгач, 6 тулсын инде, диләр... Әле алты туларга... Шуңарчы аюның иләмсез кычкыруын карап торыйк мыни... Ичмасам ашаганнарын карау кызык тоелыр иде... Шунда ишәк дигәнең шулкадәрле ямьсез иттереп кычкырып җибәрде... Бертуктамый акыра... Тамашачы да чыгу ягына борылды... Шундук ашарга бирергә уйладылар...
Менә сиңа мә! Гайрәтле Арыслан күпме генә үкермәсен, кычкырмасын, игътибар иткән хезмәткәр булмады... Бәләкәй генә юләр бер ишәк кычкырган иде... Барысы да йөгерешә башлады... Тормышта да шулай бит ул, ишәкләр кычкырса гына йөгерәбез, акыллары белән гайрәтле бәндәләрне санга да сукмыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250