Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иске елны озатканда (дәвамы)

Тәүфыйк Гыйләҗев ("Сорнай" җитәкчесе): быел уңыш та мул булды, терлек азыгын да башка еллардагыдан артык әзерләдек, тик барыбер безнең өчен авыр ел булды бу.

Җитештергән продукцияне уңай бәядән сатып булмый. Сөткә бәя дә ел буе бер уровеньдә тора, ит җитештерү дә табыш китерми. Әле ярый шулай булса да, килешеп эшләүче коллектив бар. Авыл фермаларында пенсиядәге хезмәткәрләр дә бар әле безнең. Әгәр эшләр өчен уңай шартлар булмаса, аларны мәҗбүр итеп булмас иде.
Фәнил (Балтач бистәсе): 2014тә язмыш мине шактый сынады. Борчулары белән бергә шатлыклары да мул булды. Бик нык авырып, хастаханәләрдә ятарга, катлаулы операцияләр кичерергә туры килде һәм Ходай яңадан тормышка кайтып, якыннарым янәшәсендә сөенеп яшәргә насыйп итте.
Владимир Семенов ("Активист" җитәкчесе): башта корылык булыр дип курыккан идек, ләкин көткәннән күбрәк уңыш җыйдык. Кургем, Улисьял, Дорга авыллары территориясендә юлларны төзекләндереп, халыкны сөендерә алдык. Тагын шунысы белән истәлекле: декабрьдә 60 яшьлек юбилеем. Гомерем буе шушы хуҗалыкта эшләдем. Хезмәт юлымны тракторчы булып башладым, аннары амбар мөдире, агроном һәм соңгы 10 елда җитәкче вазыйфасын башкарам.
Елена һәм Сергей Сидоровлар (Чепья авылы): күптән түгел ике катлы өй салып, башка чыктык - өй туе үткәрдек. Кечкенә өч балабыз яңа өйгә шатланып туя алмыйлар. Мин "Наз" тернәкләндерү бүлегендә психолог булып эшли башладым, тормыш иптәшем Сергей карьерда хезмәт куя. Узып баручы ел матур вакыйгалары белән истә калыр.
Илмира Галиева (Балтач): Яңа ачылган "Сөенеч" балалар бакчасы безнең өчен шатлык булды. Аллага шөкер, балабызны шунда урнаштыра алдык. Олы улыбыз быел гимназиягә беренче сыйныфка укырга керде. Яңа йорт салабыз, эчке эшләрен тәмамласак, киләсе елга күчәрбез, дип хыялланабыз.
Айгөл (Кариле авылы): мин быел машина йөртү таныклыгы алдым - бу күптәнге хыялым иде. Казанда хезмәт хакы югары булган эшкә урнаштым. Кызганыч, урыны оҗмахта булсын, әбиебезне соңгы юлга озаттык.
Башы: Иске елны озатканда (сораштыру)
Фото: http://ubsunurtuva.ru/?q=news&page=3

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250