Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иске Салавыч авылында электр линиясендә көчәнеш түбән

"Иске Салавыч авылының Норма ягы өлешендә инде сентябрь буе ут уйный. Подстанциягә мөрәҗәгатҗь иттек, ремонт эшләре бара, шуңа, диделәр.

22 сентябрь көнне монда 170 вольт иде. Бу хәл кайчанга кадәр дәвам итәр? Компьютерлар, телевизорлар янып бетмәсә ярый. Аннан соң, электр энергиясе 205 вольттан ким булса, утка бөтенләй дә түләнергә тиеш түгел дигән сүз дөресме?", дип мөрәҗәгать итте салавычлылар.

Электр челтәре оешмасының әйдәүче инженеры Данияр Таҗиев: "Дөрестән дә, Салавыч җирлегендәге станциядә реконструкция эшләре бару сәбәпле, утның сыйфаты начарланды. Ләкин бу вакытлыча гына күренеш, эшләр төгәлләнүгә бар да яхшырачак. Без дә әйбәт булсынга тырышабыз. Кемнәрдә ут начар яна, подстанциянең үзенә шалтыратуларын үтенәбез, - барабыз, карыйбыз, төзәтәбез. Хәзерге вакытта безгә мөрәҗәгать иткән кеше юк. Ремонт эшләре озак тоткарланмас, тагын бераз түзәргә киңәш итәр идем."

"Энергосбыт" оешмасының баш инженеры Фәнил Вафин:
"Электр энергиясенә түләү тәртибендә андый кагыйдә бар дип белмим. Утның сыйфаты начарлану сәбәпле, көнкүреш техникасына зыян килә калса, һәм безгә язмача гариза керсә, ул юридик яктан хәл ителеп, зыянны каплатырга мөмкин икәнлеге мәгълүм. Андый очраклар булмады түгел, булды".
Фото: http://www.kremenchug.ua/tags/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250