Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Иске Яңа елда нишләргә ярамый?

Бүген - Иске Яңа ел. Белгечләр бу көнне дөрес үткәрергә киңәш итә.

Бүген - Иске Яңа ел. Белгечләр бу көнне дөрес үткәрергә киңәш итә.

Аларга ышансак, бүген артык көч сарыф итәргә, эшләргә ярамый. Югыйсә, ел буе арыган булырсыз.

Бүген ярдәм сораучыларга - ярдәм итү, гафу үтенгәннәрне гафу итү мотлак. Шулай ук көнләшүдән, талашудан, ачулану-үпкәләүдән сак булыгыз!

Өйдә нидер ватылса, шунда ук чыгарып ташлагыз. Моны өйдән яхшы энергия чыкмасын өчен эшләргә кирәк.

Бүген бурычка акча алмагыз, бурычка бирмәгез! Шулай итсәгез, фәкыйрьлектән качарсыз. Вак акча да санамагыз. Югыйсә, ел күз яшьләренә бай булачак.

Якыннарыгыз нидер сораса, үтенечләрен һичшиксез үтәгез. Югыйсә, аларны югалтырга мөмкин, дип яза Кызыл таң.

Иске Яңа ел белән! Бәхетле булыгыз!

Фото: редакциябез архивыннан
Автор:Ләйсән Якупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ышанулар искечә Яңа ел