Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Искиткеч йомшак, тәмле. Нәрсә ул? (+фото)

Соңгы вакытта кибетләрдән әрмән ләвәше алырга күнеге киттек әле. Шаурма да ясап ашыйбыз, бәрәңге боламыгы пешереп, бик тиз генә күзикмәк (кыстыбый) да ясыйбыз.

Искиткеч йомшак, тәмле була. Баксаң, аны өйдә пешерүнең дә бер авырлыгы юк икән. 1стакан җылымса суга, 1 чәй кашыгы коры чүпрәне суда кабартып саласың, 1 аш кашыгы сыек май, тулы булмаган 1 чәй кашыгы тоз һәм бер чәй кашыгы шикәр комы, иләп, 2,5-3 стакан онны кушып, йомшак камыр басабыз. Майланган табакка салып, 1 сәг кабарганын көтәбез. Әлеге камырны 9-10 кисәккә бүлеп, 5 минутка пленка белән каплап торабыз. Аннан 1-2мм-лы, юка җәемнәр җәябез. Утта җылытылган коры табада, берничә алсу нокталар барлыкка килгәнче, әйләндерә-әйләндерә пешерәбез, чиста тастымал каплап, суынганын көтәбез. Полиэтилен пакетларда, суыткычта саклыйбыз. Күзикмәк өчен җылы килеш тә ярый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев