Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Искәндәр Сираҗи турында хатыны: "Хәмер һәм тәмәкене ташлаган, намазга баскан бу кешене ничек кальяннан биздерергә?"

Танылган журналист, "Сираҗи сүзе" басмасы баш мөхәррире Искәндәр Сираҗиның җәмагате, күп балалы әни Эльмира ханым үзенең борчулары белән уртаклаша. Ул иренең кальян белән мавыгуы турында әйтеп, киңәш сорый.

"Эштә дә, өйдә дә, кафеда да суырырга риза..." ди бу турыда. "Ни сәбәпле кешеләр яман, зарарлы гадәтләргә ияләшәләр? Югыйсә, Аллаhы Тәгалә Коръәни Кәримдә ачык әйтә: "Үз-үзегезгә зыян китермәгез, чөнки Аллаh сезгә мәрхәмәтле" (4:29). Тик ни өчендер шуны белә торып, Аллаhның кеше өчен зарарлы барлык нәрсәне хәрәм кылганын аңлый торып, мөселманнар начар гадәтләр колына әйләнә: тәмәке тарталар, кальян төтәтәләр?" дип ачына Эльмира Сираҗи.

Билгеле булганча, Искәндәр Сираҗи - заманында ихтыяр көчен җыеп, хәмер белән арасын өзгән, намазга баскан, тәмәкене ташлаган кеше. Хәзер ул кальян белән якын дус икән. "Ул аны эштә дә, өйдә дә, кафеда да суырырга риза... Ничек аңа бу гадәтнең бик тә зыянлы икәнен төшендерергә, ничек итеп моннан биздерергә? Бәлки кем дә булса акыллы киңәш бирер?.." - дип сорый Эльмира ханым.

Моңа кадәр "Матбугат.ру" Искәндәр Сираҗиның хәләл ит сата торган кибет ачуын хәбәр иткән иде.

Тулырак: matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Искәндәр Сираҗи