Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ислам Хәйруллин: «Камчаткага баруны зарыгып көтәм» (фото)

Күптән түгел «Маёвка 2024» катнаштым! Чара барышында без «Заречье» лагерын ял сезонына әзерләдек.

Мин Нормада урнашкан Арча аграр-сәнәгать көллиятенең икенче филиалында укыйм.

Март аенда безнең көллиятебезгә студентлар өчен Камчаткада уздырыла торган проектның җитәкчесе Сөмбел Латипова килгән иде.

Ул студентлар өчен уздырыла торган целина турында сөйләде. Камчаткада узучы әлеге чарада минем дә катнашасым килде. Анда катнашу һәркемгә дә насыйп булмый бит. 

Мин шул ул ук көнне  «Майами» студентлар отрядына язылдым. Соңрак отряд эчендә матбугат хезмәте вазифасын үти башладым.

Күптән түгел «Маёвка 2024» катнаштым! Чара барышында без «Заречье» лагерын ял сезонына әзерләдек: территорияне чистарттык, буядык, караватларны, тумбочкаларны тезеп куйдык. Эштән тыш, күп төрле ял итү чаралары узды. Хәзер мин Камчаткага баруны зарыгып көтәм.

Ислам Хәйруллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ислам Хәйруллин