Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Исле үлән чәе — бавырга сихәт

Июнь-июль айларында ялан-кырларда хуш исле үлән — чамбыр чәчәк ата. Аны ислекәй, исле үлән дә дип йөртәләр. Урысчасы — чабрец.

Бу бик файдалы үлән тир чыгара, авыртуны баса, ютәлгә һәм ялкынсынуга каршы кабул ителә, нерв системасын тынычландыру сәләтенә дә ия.

Шулай ук, ашказаны асты бизенең эшен яхшырта, ашкайнату системасы эшчәнлеген стимуллаштыра, аппетитны арттыра. Бу үлән бөер һәм сидек юллары авыруларын дәвалау өчен дә кулланыла.

Бавыр турысы чәнчеп авыртканда исле үлән чәе эчәләр. Ул үтне куа, үт куыгы ялкынсынуын бетерә, дип яза Кызыл таң.

Алдан табиб белән киңзәләшү мөһим!

Сәламәт булыгыз!

 

Фото: pixabay.com/ru

Автор: Зөһрә Исламова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чабрец