Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Исән чакта күрешик, ди Халисә Нәҗипова (+фото)

Халисә Нәҗипова - Акман кызы, бүгенге көндә Малмыж шәһәрендә яши. Акман авылы күптән инде юкка чыкса да, Халисә апа туган авылына эзне суытмый. Биредә ел саен диярлек авылдашларын очрашуга җыя, авыл зиратының коймаларын төзекләндереп, изге гамәлләр кыла.

- Иң бәхетсез кеше авылы беткән кеше икән ул. Авылыбыз булмаса да, ел саен диярлек очрашырга тырышабыз. Дуслар, туганнар белән очрашып, хатирәләрне барлау әлеге бушлыкны мизгелгә булса да тулыландыра, - ди Халисә апа.

Күптән түгел Комзавод авылы клубында Халисә апаның олуг юбилеен билгеләп уздылар. Клуб мөдире Фәрдия Исламова, Гөлфия һәм Ренат Зыятдиновлар тырышлыгы белән әзерләнгән бәйрәм кичәсендә үзе дә бик матур итеп җырлаучы, мәдәният-сәнгать өчен җан атып яшәүче Халисә Нәҗипова хөрмәтенә бу кичәдә бик матур теләкләр яңгырады. Балтач районының данлыклы баянчылары чыгышы да бәйрәмгә ямь өстәде.

- Юбилеем белән котларга Малмыж районы башлыгы, Дорга егете Валерий Константинов һәм депутат Нурзада Альбертович та килгән иде. Бик күңелләрем булды. Әлеге чараны әзерләүгә көче кергән һәркемгә тазалык-саулык телим, бәхетле булсыннар , - ди Халисә апа.
Фәрдия Исламова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250