Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Исән килеш... кабер ташында?

Танылган артистның фотосын исән килеш кабер ташына куйганнар.

Мәскәүдә ВДНХ мәйданында ритуаль хезмәтләр күргәзмәсе булган. Шунда актриса Кристина Асмус портретын журналистлар күреп алган. Гравировкалаучылар кызның сурәте матур булганга, фотоның форматы туры килгәнгә аны станокка керттек, дип аңлаткан.

Кабер ташына үзенең фотосын куйганны белгәч, Кристина бик борчылган, съемкаларын да туктатып торган.

"Миннән һәм минем гаиләмнән телдән дә, язмача да гафу үтенделәр. Ничек кенә үпкәләсәм дә, бу көннәр борчулы булса да, мин бу эшне судка җиткермәскә һәм компенсация таләп итмәскә булдым", - дип язган актриса инстаграмдагы сәхифәсенә.

Кристина Асмус бу хәлне аңлашылмаучанлык дип атый, "һәркем хаталанырга мөмкин", дип уйлавын яза. Судлашып йөрергә вакыты да, көче дә булмавын әйтә, дип яза Кызыл таң.

Автор: Резеда Галикәева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кабер ташы