Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Истәлекләргә бай тантана

12 июнь – Рәсәй көне уңаеннан районыбызның «Ватан сакчылары» һәйкәле янында илебезгә дан-мәдһия җырлауга багышланган бәйрәм узды.

Бәйрәм гаять тә эчтәлекле, истәлекле вакыйгаларга бай иде. Әлеге бәйрәмдә районның волонтерларына район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды. Алар районның иҗтимагый-сәяси тормышында актив катнашып, махсус хәрби операциядәгеләргә гуманитар ярдәм әзерләүне оештыруда үзләреннән зур өлеш кертүчеләр, аларның бу нәтиҗәле хезмәте эзсез югалмый, бу юлы да район башлыгы һәрберсенең кулын кысып, рәхмәтен белдерде. Менә кемнәр алар чираттагы Рәхмәт хатына лаек булучылар: Бариев Ришат Илшат улы, Галимҗанов Рамил Камил улы, Мөэминов Илфир Таһир улы, Муллагалиев Руслан Расил улы, Солтанов Илшат Әгъләм улы, Солтанов Ринат Равил улы, Тарасов Сергей Михайлович, Хәбибуллин Радик Сөнгатулла улы, Хәбибрахманов Ранил Ринат улы, Хөснетдинов Зәбир Таһир улы, Фәхретдинов Ленар Рафаил улы. Шунда ук Рамил Нотфуллин өлкән сержант Рәмис Рәис улы Гыйльметдиновка РФ Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең «За боевое отличие» медале тапшырды. Бәйрәмдә махсус хәрби операциядән ялга кайткан егетләр дә бар иде, аларга шунда ук эшмәкәрләр һәм дә илдәге хәлгә битараф булмаучыларның ярдәме белән төзекләндерелгән «ВАЗ» машинасын бүләк иттеләр. Луганск Республикасындагы балалар йортына ярдәм итүдә активлык күрсәтүче волонтер Елена Вәлиева чираттагы баруында районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллинга һәм дә район халкына Рәхмәт хаты алып кайткан, аны әлеге балалар йорты директоры биреп җибәргән. «СВОдагы егетләргә, балалар йортына гуманитар ярдәм илткәндә юл чыгымнарын каплау, ягъни ягулык белән тәэмин итү район башлыгы Рамил Рәшитович ярдәме белән башкарыла, аның бу игелекле эшен Украинада да белеп алдылар һәм 75 нәни авыру сабые булган балалар йорты директоры Ирина Анатольевна Копейка аңа менә бу Рәхмәт хатын тапшыруымны үтенде. Ә район халкының ничек ярдәмгә ашкынып торуын үзегез үк күреп торасыз! Кемнәр ярдәм итә, барыгызга да зурмәт!» ди Елена Вәлиева. Әлеге күркәм мизгелләрдән соң Балтач халкының ни дәрәҗәдә рәхимле булуына сокланасың. Биредә үк махсус операциядә катнашучы егетләргә обелиск кую турында да сөйләшенде, запастагы авиация технигы, архитектор Шамил Борһанов әлеге проектның эскизлары белән таныштырды. Ватанпәрвәрлекне ныгытуда максатчан эшләүче Балтач урта мәктәбенең яшьармиячеләр отряды да әлеге тантанада хөрмәтләнде. Мөгаллим Сәүдәр Тимербаев җитәкчелегендәге әлеге отрядның уңышлары югары, алар район, зона ярышларын җиңә килеп, быел Казанда узган «Аҗаган-2023» республика уеннарында җиңү яуладылар. Бәйрәм чарасында район башлыгы Рамил Нотфуллин егет-кызларны, аларның остазларын уңышлары белән тәбрикләде һәм Рәхмәт хатлары тапшырды. Ә менә яшь буынны тәрбияләүдә һәм дә физик культура һәм спорт өлкәсендә үзеннән өлеш керткән район спорт мәктәбенең директор урынбасары Фәнзилә Камалова Рәсәй Федерациясе Спорт министрының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ватанның лаеклы гражданнары булырга әзерләнгән яшь буынга бәйрәм көнне Рәсәй паспорты бирелде.

Рәсәй көненә багышланган бәйрәм, әнә шулай, гаять тә күркәм шартларда оештырылган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев