Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“Исток”та 70%ка кадәр ташламалар сине көтә!

Кышны тыныч күңел белән үткәреп җибәрергә телисез икән, “Исток”ка килегез

Кышкы салкын көннәргә ерак калмады. Бик тиздән машиналарны җылытып кабызу, аккумуляторларны тикшерү вакыты җитә. Шул ук вакытта куллана торган машина маегызның да сыйфатын сынар чор бу.

Кышны тыныч күңел белән үткәреп җибәрергә телисез икән, “Исток”ка килегез. Биредә сез төрле маркалы майлар, тосол, антифриз, техника кирәк-яраклары таба алачаксыз, аккумуляторларның да саны бихисап. Балалар машинасына да, квадрациклга да аккумулятор табып була. Биредә ташламалар да саллы, мәсәлән, Яңа елга кадәр чикләнгән товарларга 70%ка кадәр ташлама каралган. Шулай ук һәр айның 15нче числосында 15 % ташлама да гамәлдә. Клиент белән ярты сүздән аңлашу, заказ буенча кыска срокларда товарны алып кайту һәм кирәкле адреска бушка алып барып бирү нәтиҗәсендә “Исток” бүгенге көндә базарда үз урынын табып, районыбызның барлык диярлек авыл хуҗалыклары, оешма-предприятиеләре белән эшли. Бирегә Кукмара, Саба районнары, Мари Иле республикасы оешмалары, җәмгыятьләре дә теләп килә. Ни өчен бәяләре арзан дисезме? Җавабы бик гади. “Исток” күп кенә эре заводларның рәсми дилеры булып тора, шуңа да биредәге бәяләр клиентларны “тешләми”, киресенчә, кабаттан үзенә тартып тора.

“Исток”тан аккумулятор сатып аласыз икән, аңа бер ел гарантия каралган. Шулай ук “Исток”та машинаны ремонтлатып һәм маен да алыштыртып була. Аккумуляторыгыз “утырып”, ярты юлда сүнеп калганда да “Исток” сезгә ярдәмгә киләчәк, чөнки үзегезнекен зарядка тапшырып, арзан бәягә генә алмаш аккумулятор алып торып була.

“Исток”та иске аккумуляторларны да җыялар һәм алар районыбызда бу юнәлештә лицензия белән эшли торган бердәнбер оешма булып торалар.

1999 елда оешкан оешма белән гаять тә кешелекле, ярдәмчел, хәлгә керә белүчән җитәкче – генераль директор Нягим Әхмәт улы Абделганиев идарә итә. “Исток”ның гомуми эшчәнлегенә күз салсак, аның 10 филиалы бар. Районыбызда ачылганына да 9 ел була. Бүгенге көндә биредә Азат Николаев җитәкчелек итә. Аның белән бердәм команда булып, Әлфия Нурмөхәммәтова – сатучы-консультант, Илнар Гарипов – шофер һәм аккумуляторларны иң яхшы белүче оста, Рифат Галиев – автомеханик эшли. Балтач “Истогы”ның Сабада исә үз филиалы бар, биредә сатып алучыларга Фәрит Тимергалиев хезмәт күрсәтә.

Хөрмәтле шоферлар, әгәр “Исток” белән моңарчы хезмәттәшлек итәргә өлгермәгәнсез икән, бирегә килеп, товарлар ассортименты белән танышу өчен иң кулай вакыт. “Исток”лылар һәркөн иртәнге 8дән кичке сәгать 5кә кадәр, шимбә исә көндезге 2гә кадәр эшлиләр. Ә инде 15нче число якшәмбегә туры килсә, ул көнне ял дип тә тормыйлар, ташламадан барлык шоферлар файдаланып калсын дип, иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр хезмәт күрсәтәләр. Сорауларыгыз туса, 2-52-54 телефон номерына шалтырата аласыз. Оешманың адресы: Балтач бистәсе, Ленин урамы, 147 йорт (элеккеге СМУ каршында).

Азат Николаев фотосы

(реклама хокукында)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исток