Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

“IT-чемпион” республикакүләм конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде.

Бүген Казанда IT-паркта "IT-чемпион" республикакүләм конкурсы җиңүчеләре бүләкләнде.Әлеге конкурс 2014 нче елның 15 мартыннан старт алган иде.

Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов катнашты.
Татарстанда күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль электрон хезмәтләрне популярлаштыру максаты белән, IT-чемпион конкурсы ике ел рәттән үткәрелде. Конкурсны оештыручылар - ТР Мәгариф һәм фән, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыклары. Бәйге ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Премьер-министры Илдар Халиков ярдәме белән уздырыла.
Роман Шәйхетдинов конкурста актив катнашкан муниципаль район һәм шәһәр вәкилләрен котлады. Безнең Балтач районы республикада катнашучылар саны буенча II урынны яулады һәм мәгариф идарәсе рәхмәт хаты белән бүләкләнелде.
Фото: http://mon.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/223016.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250