Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Италия компаниясе Татарстанда терлек симертү мәйданнары булдырырга мөмкин

Татарстан Президенты Италия компаниясе вәкилләренә терлек симертү мәйданнары булдыруны активлаштырырга тәкъдим итте.

(Казан, 13 декабрь, "Татар-информ"). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәре кысаларында Миланда INALCA компаниясе вәкилләре белән очрашу уздырды. Яклар республикада мөгезле эре терлек өчен симертү мәйданнары булдыру турында фикер алышты. Бу хакта Татарстан Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Италия компаниясе вәкилләренә терлек симертү мәйданнары булдыруны активлаштырырга тәкъдим итте. Бүгенге көндә кирәкле чыганак базасы бар, кредит буенча вазгыять тә уңай. Моннан тыш, республикада терлек күп, төбәктә катгый ветеринар контроль булдырылган. Бу исә продукциянең сыйфаты турында сөйли, дип белдерә Татарстан Президенты.

Алдан Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм INALCA компаниясе президенты Луиджи Кремонини арасында терлек симертү мәйданнары булдыру турында хезмәттәшлек буенча килешү имзаланган булган.

Италия инвесторлары мөгезле эре терлек симертү өчен тәкъдим ителгән мәйданнарны караган һәм сайлаган. Бу хакта Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җиткерә.

Әңгәмә барышында яклар шулай ук Татарстанда ит җитештерү заводын төзү мөмкинлеген дә карый. Шулай ук республика башлыгы ит эшкәртү проектын хуплавын белдергән.

Италия компанияләре вәкилләре Татарстанда проектларны инвестицияләргә әзер икәнлекләрен билгеләп үтә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарстан