Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ихлас котлаулар

Өегездә һәрвакыт иминлек булсын!

Хөрмәтле ир-егетләребез!
23 февраль көнендә без үз тормышын Ватанны саклауга багышлаган ир-егетләребезгә дан жырлыйбыз. Илебезне фашист коллыгыннан азат иткән Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугышчан бәрелешләрдә катнашкан ветераннар, тормышларын кораллы көчләрдә хезмәт итүгә багышлаган офицерлар, Армия сафларында һәм контракт буенча хезмәт итүче һәм хәзерге көндә ил сагында уяу торучы, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез, Сезне Ватанны саклаучылар көне белән ихластан тәбрик итәм. Ватан иминлеген саклауны бары тик намуслы, тәвәккәл, батыр йөрәкле егетләргә генә ышанып тапшырып була.
Алар Рәсәйнең төрле почмакларында булуларына карамастан, туган иленә, тугрылыгына тап төшермичә, намус белән Ватан алдында йөкләнгән хәрби бурычларын үтиләр.

 


Хөрмәтле сугыш hәм тыл ветераннары, сугышчан бәрелешләрдә катнашкан ветераннар, махсус хәрби операциядә катнашучылар, дан казанган кораллы көчләребез!

 


Киләчәктә дә ил-көннәребез тыныч булып, Ватан сагында торучыларга аны тыныч шартларда сакларга, исән-сау хезмәт итеп, туган якларга әйләнеп кайтырга насыйп булсын. Әлеге бәйрәм унаеннан мин кичәге, бугенге һәм булачак солдатларга, аларның якыннарына, гаиләләренә нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, имин дөньяларда яшәргә язсын дигән теләктә калам.

Ихтирам белән, район хәрби комиссары Васыйл Вәлиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Хәрби комиссар котлавы