Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Ихлас теләкләр

Хөрмәтле сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар!

Һөнәри бәйрәмегез — Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан чын күңелдән котлауларымны кабул итегез. Район халкының сәламәтлеген армый-талмый кайгыртуыгыз өчен сезгә рәхмәтләремне белдерәм. Намуслы хезмәтегез, талантыгыз, шәфкатьлегегез, сизгер күңелегез белән сез халык хөрмәтен яулый барасыз.

Районда халыкка медицина хезмәте күрсәтүнең сыйфатын күтәрү, табиблар һәм шәфкать туташларының эш шартларын яхшыртуда күп эш башкарыла. Авылларда фельд-шер-акушерлык пунктлары ачыла, балалар, өлкәннәр сәламәтлегенә игътибар арта, алдынгы карашлы дәүләт медицина учреждениеләре белән хезмәттәшлек итүләр эшчәнлегебезне тагын да нәтиҗәле итә, профилактика, диспансеризация юнәлешендәге хезмәтләрегез дә мактауга лаек, матди-техник базаны яхшырту да район халкына игелекле булсын. Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, аяз күк йөзе, көндәлек эшегезнең мөмкин кадәр тынычрак үтүен, югалту ачыларын кичермәвегезне телим. Сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге, тынычлык юлдаш булсын сезгә! Һәрдаим пациентларның рәхмәтләрен ишетеп яшәргә, хөрмәтле һөнәр ияләре булып калырга язсын.

Рамил Нотфуллин, Балтач муниципаль районы башлыгы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев