Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Июнь ае нәрсә вәгъдә итә?

Июнь – ел фасылының иң-иң назлысы. Шул ук вакытта кичектергесез эшләр һәрвакыт ашыктырып тора. Күңелне дәртләндергәне Сабантуйлар да нәкъ әлеге айда үтә.

Борынгы заманнарда урысларда июнь аен “червень”, ягъни “кызыл ай” дип атаганнар. Шулай ук, бу айны “изок” (“чикерткә”) һәм “паутной, сиречь комарной” (“паут” — кигәвен һәм черки) дип тә йөрткәннәр. Чынлап та, июньдә үлән арасында чикерткә тавышы хәтта төннәрен дә тынмый. Кигәвен һәм чебен-черки турында сөйлисе дә түгел.

Июнь – ел фасылының иң-иң назлысы. Шул ук вакытта кичектергесез эшләр һәрвакыт ашыктырып тора. Күңелне дәртләндергәне Сабантуйлар да нәкъ әлеге айда үтә.

Июньдә төннәр кыскара. Аның каравы, көннәрнең озынлыгы үзенең югары ноктасына җитешә.

Елның шушы фасылында тырышлык салып калганда, көзге муллык тәэмин ителде дип фаразларга мөмкин.

Сынамышлар

* Июньдә яңгыр еш төшсә, гөмбә күп булыр.

* Өчесендә булса төшлектә җил — сабан ашлыгына килә ел.

* Сигезендә яшенләсә яшен, җыя алмассың печәнең яшел.

* Егерме җидесендә яңгырлы — җиде атна яңгырлы.

* Иртә белән чык күп төшсә, бик эссе булыр.

* Иртәнге сәгать сигезләргә кадәр чык барса, эссе булыр. Әгәр төшкә кадәр чык кипмәсә, яңгыр булыр.

(Искәрмә: сынамышларда көннәр иске стильдә алына)

Истәлекле көннәр, һөнәри бәйрәмнәр һәм юбилейлар

1 – Халыкара балаларны яклау көне.

4 – Ураза гаете.

6 – Бөек урыс шагыйре А. С. Пушкинның тууына 220 ел (1799-1837).

8 – Социаль хезмәткәрләр көне.

9 – Җиңел сәнәгать хезмәткәрләре көне.

12 – Россиянең бәйсезлек көне (Дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителгән көн);

– Казан шәһәре көне

16 – Медицина хезмәткәрләре көне;

22 – Хәтер һәм кайгы көне.

24 — БАССРның атказанган артисты Гата Арслановның тууына 105 ел (1914-2001).

26 – Халыкара наркоманиягә каршы көрәш көне.

27 – Россиядә яшьләр көне.

Мәгълүмат «Кызыл Таң» сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев