Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Июнь аенда бәрәңгене ни эшләтергә?

Биеклеге 15-20 см.га җиткәч, аны тулысынча туфрак белән күмеп бетерергә киңәш итә тәҗрибәле бакчачылар.

Мондый түмгәкләр кояшта яхшы җылына һәм бәрәңге тизрәк үсә башлый: нибары 3-4 көннән соң ук туфрактан көчле сабаклары һәм яфраклары күренә. Әгәр дә колорадо корты җафалый икән, бүген кибетләрдә хәвефсез биопрепаратлар бар. Ә болай, бәрәңгесе артык күп булмаган бакчада, корткычларны кул белән җыярга киңәш ителә.

Айның тәүге яртысында, туңдыру куркынычлары үтеп киткәннән соң, җылылык яратучы культуралар – ташкабак, кабак, арбуз, кавын, кыяр, помидор һ.б. утырталар. Шулай ук соң өлгерә торган кәбестә, кышкылыкка кишер, чөгендер утыртырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев