Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Июньдә суны үлчәп сипмәгез. Ни өчен?

Ниһаять, бакчада утырту эшләре артта калды. Хәзер инде утыртылган культураларны тәрбияләү эше белән мәшгульбез.

Июньдә киләчәк уңышка нигез салына. Бу чорда агач һәм куаклар аеруча дымга мохтаҗ була, чөнки дым аларның җимешләрен саклау өчен кирәк. Коры көннәрне дымландыру максатына яшь агачларга 2-4, ә җимеш бирә торган өлкән агачларга 10 һәм анннан да күбрәк чиләк су кирәк. Туфрак ким дигәндә 50 см. тирәсенә дымланырга тиеш.

Агачка дым җитәме-юкмы икәнлеген яшь агачның үсүче ботакларына карап әйтергә мөмкин: әгәр июнь ахырына алар 20 см.дан да азрак үскән икән, димәк, агачка дым һәм ашламалау җитми дигән сүз. Нормада алар җәйнең тәүге ае эчендә 50 см.га кадәр үсәргә тиешләр.

Июнь аенда бакчаны органик һәм минераль ашламаларның сыекчасы белән ашлыйлар. Шулай ук ботак төпләрендә үрчеп килүче “үги” ботакларны да кисеп торалар. Мүлчә белән капланмаган кәүсә тирәләрендә үскән чүпләрне гел утап торалар, юкса, орлыклары җитешсә, алар аны бар бакчага таратачак. Уталган чүп үләннәрен шунда ук җир өстендә калдыралар – алар мүлчә буларак та, органик ашлама буларак та хезмәт итә.

Исегездә тотыгыз: барлык җиләк культуралары арасында иң нык дым яратучы булып кара карлыган исәпләнә. Көннәр коры торганда аңа даими су сибеп торыгыз, юкса җимешләре вак һәм тәмсез булачак. Шулай ук карлыган төпләрен черемә белән мүлчәләргә киңәш ителә.

Бакча җиләге

Июнь ахырына бакча җиләге дә өлгереп җитә. Шушы ук вакытта аның “кызлары”, ягъни мыекчадан розеткалары да үсә. Әгәр кирәкмәсә, ул розеткаларны кисеп ташлагыз. Әгәр дә җиләгегезне үрчетергә уйлыйсыз икән, иң көчле розеткаларны – беренче һәм икенчеләрен генә алырга киңәш ителә. Җимеш бирүче җиләк төпләрен салам, утын чүбе һәм бакча кибетләрендә сатылган махсус пленка белән капларга киңәш ителә. Бу чара чүп үләннәрен дә үстермәс, хуҗабикәгә чиста һәм сәламәт җиләк җыеп алырга да булышыр.

Кура җиләге

Бу айда барыбыз да яратып сыйлана торган кура җиләген сыек ашлама белән “сыйлыйлар”.

Ай уртасына кадәр аның яшь сабакларының ботак очларын (70 см.дан да түбән түгел) да кисеп ташлыйлар, бу алар ботаклансын өчен эшләнә. Нәтиҗәдә, тагын да берничә ян сабаклар барлыкка килә, алар да җимеш биреп, уңышны арттыра.

Ай дәвамында бакчаның торышы артыннан контрольлек итү зыян итмәс, чөнки төрле корткычлар һәм чирләр безнең игътибарсызлыкны көтеп кенә тора. Шулай ук җимеш агачларына куелган тоткарлаучы билбауларны да карап кына торыгыз. Җиргә төшәргә торганнарын яндырыгыз – аларда, гадәттә, корткычлар урнашкан була.

Ончыл чык белән зарарланган крыжовник һәм карлыган ботаклары сындырып юк ителә, әгәр зарарлану көчле икән, тиешле препаратлар кулланырга киңәш ителә (кибетләрдә сатыла).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев