Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Изге гамәлләр белән башлыйк

Гашүрә – мөселман календаре буенча яңа елда тәүге бәйрәм. Елыбызны изге гамәлләр белән башлыйк һәм шулай дәвам да итик.

Гашүрә көне мөселман календаре буенча елның беренче ае – мөхәррәм аеның унынчы көнендә, ягъни 8 августта билгеләп үтелә. Гашүрә сүзе гарәпчә 10 дигән сүз.

Әлеге көндә пәйгамбәребез ураза тоткан. Яһүдләр дә бу көнне ураза тотканга, мөселманнарга алардан аермалы буларак, ике көн ураза тотарга киңәш иткән (гашүрә көнне һәм аның алдыннан яки артыннан тагын бер көн). Ләкин бу көннәрдәге ураза Рамазан уразасы кебек фарыз (мәҗбүри) түгел. Бу көнне Коръән уку, сәдака бирү һәм башка хәерле эшләр эшләү дә бик саваплы.

Гашүрә көне – бик күп дини-тарихи вакыйгаларга бай. Беренчесе – атабыз Адәм галәйһисәләмнең тәүбә итүе һәм тәүбәсенең Аллаһы Тәгалә тарафыннан кабул ителүе. Бу көнгә башка пәйгамбәрләребезнең тормышында булып үткән бик мөһим, гыйбрәтле вакыйгалар да туры килә. Бу вакыйгалар арасында Нух пәйгамбәрнең (аңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) көймәсе белән чиксез су киңлекләреннән коры җиргә чыгуын һәм бөек су басудан исән-имин котылуын искә алырга мөмкин. Ибраһим пәйгамбәр (аңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) туган көн һәм аның кяферләр утыннан исән калган көне дә Гашүрә көненә туры килә. Бу көн Юныс пәйгамбәр (аңа Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) балык карыныннан котылган көн, Муса белән Харун пәйгамбәрләрнең (аларга Аллаһы Тәгаләнең сәламе булсын) үзләренең халкын фиргавен коллыгыннан коткарып, диңгез аркылы алып чыккан көн. Шулай ук бу көнне тарихыбызда Аллаһы Тәгаләнең кодрәте белән башка бик күп могҗизалы, истәлекле, гыйбрәтле вакыйгалар булып үткән.

Гашүрә уразасына ниятне болайрак әйтергә була: «Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен Гашура көнендә сөннәт уразасы тотарга», – дип. Ә казага калган уразасы булган кеше, бу көнне шул уразасын каза кыла ала. Ниятне: «Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен казага калган уразамны тотарга», – дип ниятли һәм ин шәәАллаһ, шул уразасы белән бурычын гына түләп калмый, ә Гашүрә көне уразасы әҗерен дә ала.

Гомәр Гомәров,

Балтач үзәк мәчете имамы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев