Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Изге нияткә теләктәш табыла

«Бердәм Рәсәй» партиясе инициативасы белән оештырылган Социаль проектлар бәйгесе җиңүчесе Фирая Зыятдинова шатлыгын безнең белән дә уртаклашты.

Узган җомгада Казанда «Бердәм Рәсәй» партиясе инициативасы белән оештырылган Социаль проектлар бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләделәр. Әлеге бәйге «Муса Җәлил» музее тәкъдим иткән проектка да җиңү алып килде. Бүген музей директоры Фирая Зыятдинова белән әңгәмәбез дә нәкъ менә шул хакта.
- Фирая Муллазиевна, музей - җитәкчесе булып эшли башлаганыгызга әле күп тә түгел. Республика күләмендә үткәрелгән бәйгедә катнашып, матур нәтиҗәләргә дә ирештегез. Сәбәбе нидә?
- 1976нчы елда ачылган музей Бакый Зыятдиновның зур тырышлыгы белән елдан-ел экспонатлар белән тулыланып, район һәм республика күләмендә зур танылу алды. Фәнни хезмәткәрләребез Лилия Җәләлиева белән Зөлфия Габдуллиналар 15 ел хезмәт стажы булган белгечләр, үз эшенең осталары.
Музей бит минем өчен чит өлкә түгел. Әтиебез Бакый Зыятдинов директор булып эшләгән елларда без гаиләбез белән музей дөньясында кайнадык. Бик күп китапларын аның белән бергә эшләдек.
Ә бәйгегә килгәндә, әлбәттә, музейның герой-шагыйрь исемен йөртүе аның данлы үткәне булуы, элекке җитәкчесенең легендар шәхес булуы да зур роль уйнады дип уйлыйм.
- Грант акчалары нинди эшләргә тотылачак? Реконструкция эшләрен кемнәр башкарачак?
- Без бәйгедә «Хәтеребез булсын мәңгелек» дигән проект тәкъдим иттек. Ул «Сугышчан дан» залын реконструкцияләүне үз эченә ала. Әлеге зал 30 ел элек төзелгән, экспозицияләр искергән, мораль яктан да заман таләпләренә туры килми. Зал сугышта катнашкан авылдашларга багышлана.
Яңа төзеләчәк экспозициядә тылда авыр шартларда яшәгән хатын-кызлар, балалар тормышын күрсәтергә телибез. Шулай ук Карадуган җирлегендә яшәүче һәм яшәгән Әфган, Чечня сугышында катнашканнарга да урын бирәчәкбез. Бабасы, әтисе, улы, оныгы армиядә булган династияләрне дә күрсәтергә телибез.
Төзелеш эшләрен башкарыр өчен белгечләр чакырдык. Үзебезнең район рәссамы Таһир Ильясов һәм Чаллыдан күп экспозицияләр авторы Ринат Иманаевлар белән инде эш башланды.
- Сер булмаса, проектның бюджеты күпме?
- Проектны тормышка ашырыр өчен 800 мең сум күләмендә акча кирәк. Аның 40 процентын район күтәрә. Акчалар тәрәзәләр алмаштыру, идән-түшәм ясау өчен каралган һәм эшләр инде башланды. Ә 60 проценты грант акчалары булачак.
- Бакый абый заманында музейда иң элек Муса Җәлилнең көрәштәшләре, соңрак шагыйрь премиясе лауреатлары белән очрашу-лар үткәрелде. Киләчәктә дә бу традиция дәвам итәчәкме. Нинди үзгәрешләр көтелә?
- Традицияләр дәвам итә. Без инде Бакый Зыятдинов булмаса да, быел да Җәлил премиясе лауреатлары белән очраштык. Г.Камал театры артисты Эмиль Талипов, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһаншалар бездә кунакта булды.
Музей ачылган көннән ел саен Җәлил призына хоккей ярышлары үткәрелә. Җиңүчеләрне акчалата бүләкләүдә «Игенче» җәмгыятенең зур ярдәмен тоябыз.
Музей каршында «Ясмин» ансамбле оештырып, алар белән бик күп чараларда катнашабыз. Киләчәктә зур хыялым - райондаш Советлар Союзы Геройларының балаларын, туганнарын җыеп, «Без геройлар нәселеннән» дигән очрашу үткәрү.
- Фирая, музей ул тын-гысыз хезмәт, гел эзләнү, иҗат итүне сорый. Хатын-кыз, әни кеше буларак га-иләгә дә зур игътибар кирәк. Музейдагы мәшәкатьләр белән гаилә тормышы икенче планга күчмиме?
- Хатын-кыз, әни кеше булуны мин бу тормышта иң зур бурычым дип саныйм. Яраткан ирем Булат, сау-сәламәт балаларым иң зур бәхетем. Шөкер, гаиләм белән хезмәтем бер-берсен тулыландырып тора. Без эштән тыныч күңел белән өйгә кайтабыз. Чөнки бар гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган әниебез Мәдинә безнең гаиләбезнең терәге.
- Фирая Муллазиевна, райондашларыбызга сез иҗади гаилә буларак та билгеле. Узган ел Пензада үткән «Идел буеның уңышлы гаиләсе» конкурсында җиңү яулавыгыз сезне республикага танытты. Киләчәктә сезне нинди бәйгеләр көтә?
- Чыннан да, Пензада үткән бәйге гаиләбезгә зур җиңү алып килде. Инде аңарчы Татарстан күләмендә үткән «Нечкәбил. Хатын-кыз. Әни» конкурсында катнашып, зур чыныгу алган идек инде.
10-11нче сентябрьдә Мәскәүнең Кремль Сараенда үтәчәк күп балалы гаиләләрнең фестиваль форумына чакыру алдык. Анда да сынатмаска исәбебез. Билгеле, мондый конкурслар зур чыгымнар сорый. Район хакимияте һәрчак зур ярдәм күрсәтә. Рәхмәт аларга.
Әңгәмәдәш - Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250