Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

«Изгелек агачы»н корытмыйк

Район почта бүлеге «Хезмәт»ебез һәм дә район хакимияте белән берлектә рәхимле чара уздырды, «Изгелек агачы» дигән акция уздырып, җитәкчеләребезне матбугатка язылырга өндәде.

Район хакимияте, авыл хуҗалыгы җәмгыяте, авыл җирлекләре башлык-лары, оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре һәрберсе физик мөмкинлекләре чикле иптәшләргә «Хезмәт» район газетасын бүләк итүне оештырды. Әлеге чара ташламалы язылу чорында узды.

«Хезмәт»ебез быел «Чикле мөмкинлекләрне чиксез итеп» дигән проект кысаларында, районда гомер итүче физик мөмкинлекләре чикле иптәшләрнең тормыш-көнкүрешен, борчыган мәсьәләләрен яктыртуга алынды. Аена ике тапкыр әлеге проект бер сәхифә булып «Хезмәт»ебез битләрендә тормышка аша килә.

«Изгелек агачы» акциясендә катнашып, рәхимлелек юлына бас-кан хөрмәтле җитәкчеләребезгә олы рәхмәтебезне җиткерәбез, сезнең бүләк язмыш тарафыннан зур сынауларга дучар булган иптәшләрне, һичшиксез, куандырыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев